«Туган ягым һәм мин, никадәр күбрәк уйласам, шулкадәр кадерлерәк» пиар-проекты (6+)

Бесплатно

Шәһәр Үзәк китапханәсендә ел саен уздырылучы «Туган ягым һәм мин, никадәр күбрәк уйласам, шулкадәр кадерлерәк» пиар-проекты кысаларында үткәрелүче «Без төрле, әмма без бергә» челтәрле уены старт алды. Проект дүртенче ел уздырыла. Һәр елны катнашучы командалар мәдәният, тарих, Татарстан һәм Чаллы табигате белән бәйле биремнәрне үти. 
Быел проект Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Проект мәктәп музейлары активистлары һәм туган якны сөючеләр өчен оештырылган. Хәзерге вакытта проектта катнашу өчен Чаллыдан 51 команда гариза җибәрде. 
Челтәрле уен 6 турдан тора. Уен кагыйдәләре буенча, мәктәп музейлары активистларыннан җыелган һәм гариза тапшырган һәр команда тарих, этнография һәм Татарстанда, Чаллыда яшәүче халыкларның мәдәнияте буенча биремнәр ала. Башкарылган биремнәр шәһәр Үзәк китапханәсе комплекслы хезмәт күрсәтү бүлегенең электрон адресына (cbs_oko@mail.ru) җибәрелә.
Биремнәрне үтәүнең төп шарты – шәһәр китапханәләренә килү һәм китапханәдәге эшне дәлилләүче фото. Һәр команда ВКонтакте социаль челтәрендәге пиар-проект битендә теркәлү уза. Әлеге биттә уенда катнашучыларның видео һәм фотоматериаллары урнаштырыла. 

Поделиться: